Казанда “Электрон мәктәп-2013” икенче халыкара конференциясе уза

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Казанда 16-17 сентябрь көннәрендә уза торган “Электрон мәктәп-2013” икенче халыкара конференциясе Россия, АКШ, Корея, Англия, Украина, Казакъстан белгечләрен җыйды. Җыен эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Intel корпорациясе вице-президенты Джон Е.Дейвис, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков халыкара конференциядә катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, әлеге җыенның, алдагы елдагысы кебек үк, хезмәттәшлеккә һәм мәгарифтә яңа технологияләр үсешенә этәргеч ясавына ышануын белдерде. “Сез яхшы беләсез: бу өлкә Татарстан өчен өстенлекле санала. Бу – модага иярү түгел, ә гап-гади ихтыяҗ, Татарстандагы укучы, үз яшьтәшләренә караганда, көндәшлеккә сәләтле булырга тиешме дигән сорауга җавап бирү. Зур территориягә ия булган һәм торак пунтктлар бер-берсеннән ерак урнашкан Россия кебек илдә моның аеруча әһәмиятле булуын әйтмим дә инде. Без инде мәктәпләрне мәгълүматлаштыруның беренче нәтиҗәләрен күрәбез. Казаннан, зур шәһәрләрдән ерак урнашкан, зур булмаган авылларда балалар Казан шәһәрендәге яшьтәшләре кебек үк мөмкинлекләргә ия. Шунысы кызыклы: укытучылар мәгълүмати технологияләрне тагын да активрак куллана. Бу - алар өчен өстәмә ресурслар һәм өстәмә мөмкинлекләр. Без бүген компьютерларны укытучылардан яхшырак белгән һәм “социаль челтәрләрдә яшәүче” укучыларның компьютерның Twitter, Facebook яки «ВКонтакте» гына түгел, физика, химия һәм биология буенча белемнәр икәнлеген аңлавын күрәбез. Монда бер үк вакытта укучыларның да, педагогларның да, дәүләт һәм программа продуктларын, компьютерларны эшләүчеләрнең дә мәнфәгатьләре күз алдында тотыла”, - диде Премьер-министр.

Җыенда катнашучыларны Татарстандагы мәгълүмати технологияләр белән бәйле өлкә үсеше белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов таныштырды.

Роман Шәйхетдинов билгеләвенчә, барлык гомум белем бирү оешмаларын мәгълүмати киңлектә берләштерер өчен, “ТРда электрон белем бирү” мәгълүмати системасы булдырылды. Бу киң мәгълүмати ресурс. Аның аша укытучылар, укучылар, ата-аналар аралашуы җиңеләйтелә. Системада 900 меңнән артык кулланучы тупланган.

“ИТ-кластер роле республикада һәр көнне үсә, - диде Роман Шәйхетдинов. – Бүгенге көндә аның эченә: ИТ-лицей, Казан элемтә электртехникумы, Мәгълүмати системалар һәм технологияләр буенча югары мәктәп, Иннополис Университеты керә. Иннополис Университеты Карнеги Меллон Университеты белән хезмәттәшлектә булдырыла.  Без заманча мәгълүмати җәмгыять шартларында, практик юнәлештә яшь буын тәрбияләү буенча эш алып барабыз”.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов, үз чиратында, “Электрон мәктәп” проекты кысаларындагы чараларга өч ел эчендә республика һәм федераль бюджетлардан 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелүен әйтте. Узган ел Татарстанда Россиядә тиңе булмаган “Intel белем бирү программаларын тормышка ашыручы тәҗрибә мәктәпләре” программасы эшли башлады. Аерым алганда, бу программада Казанның М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназиясе, Буаның 2 нче лицее, Әлмәтнең 16 нчы мәктәбе, Мамадышның 2 нче лицее, Яр Чаллының 56 нчы мәктәбе катнаша. Мәгълүмати-аралашу технологияләрен кулланып, алдынгы тәҗрибәне электрон белем бирү белән шөгыльләнүче 54 мәктәптә тараталар. Алар һәр муниципалитетта бар.

Э.Фәттахов сүзләренчә, бүгенге көндә балалар бакчаларының 70 проценты компьютерлар белән тәэмин ителгән, 38 процентка якыны интернетка тоташтырылган. Якын киләчәктә барлык балалар бакчаларын мәгълүматлаштырып бетерү көтелә. Бу максатлар өчен 2014 ел бюджетыннан 200 млн. сум акча бүлеп бирү көтелә.

Мәктәпләрдә бүгенге көндә 8 укучыга бер компьютер туры килә. Э.Фәттахов билгеләп үткәнчә, уку йортларында “Бер укучыга – бер компьютер” проекты гамәлгә ашырыла. Бөтен мәктәпләр дә югары тизлекле интернетка тоташкан. Мәктәп кабинетларының яртысыннан күбрәге проекторлар һәм интерактив җиһазлар белән җиһазланган.

Э.Фәттахов сүзләренчә, “ТРда электрон белем бирү” порталы эшләп килә, анда теркәлгән 900 меңнән артык кешенең 770 меңе – мәгариф системасы хезмәткәрләре. Киләчәктә республиканың бөтен һөнәри уку йортларын бердәм белем бирү җирлегенә берләштерү көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International