Бүген Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә «IT-чемпион» конкурсының икенче этабы җиңүчеләренә бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Конкурсның икенче этабы 25 майдан 1нче сентябрьгә кадәр барды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге» оешмасының башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин катнашты.
«Барлык җиңүчеләрне котлыйм! – диде Роман Шәйхетдинов. – Җиңүчеләр үзләрен иҗади номинациядә сынарлар, ә катнашучылар җиңүгә омтылыр дип ышанам. Уңышлар Сезгә!».
Казанда 21 укучы айпад планшетлары белән бүләкләнде. Иң актив укучыларны котлау Татарстан буенча территориаль зоналар буенча бара. Конкурсның икенче этабында 153 мәктәп укучысы планшет белән бүләкләнде.
«Хөрмәтле конкурс катнашучылары, педагоглар, ата-аналар! Сез барыгыз да Татарстанда электрон хезмәтләр үсешенә үз өлешегезне керттегез. Укуда һәм Интернет киңлекләрен яулауда уңышлар телим сезгә!», диде Татьяна Камалетдинова.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның «Иң актив укучы» номинациясе 20 декабрьгә кадәр барачак. «ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын үстерү» иҗади номинациясенә эшләр 3 декабрьгә кадәр барачак.