«Мин - мәктәп укучысы» кушымтасында яңа сервис - «Минем казанышларым» - эшли башлады

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүгеннән башлап «Мин - мәктәп укучысы» суперсервисында «Минем казанышларым» дигән яңа сервис эшли башлады. Хәзер укуда актив булу, махсус проектларда катнашу яки җиңүләр өчен Татарстан Республикасы мәктәпләренең укучылары Вконтактедагы «Другое Дело» ("Башка Эш") сервисында виртуаль баллар һәм файдалы бүләкләр алачак.

«Другое Дело» ("Башка Эш") сервисы - уникаль тәҗрибә һәм яңа хисләр бүләк итүче проект. Биредә төрле өлкәләрдәге биремнәр җыелган: экология, сәнгать, волонтерлык, хәйриячелек, сәламәтлек һәм спорт.

Һәр үтәлгән бирем өчен баллар исәпләнә, аларны бүләкләргә алыштырырга мөмкин: мерч, экскурсияләр һәм сәяхәтләр, стажировкалар һәм белгечләрдән белем алу.

«Мин - мәктәп укучысы» мобиль кушымтасы 2020 елның көзендә ике телдә эшли башлады: рус һәм татар телләрендә. Бу балаларның уку һәм укудан тыш эшчәнлекләрендә шәхси цифрлы ярдәмчесе. Сервис укучыларга өй эшләрен дөрес планлаштырырга ярдәм итә, шулай ук аларга укытучыдан комментарийларны күрсәтә, дәрес темасы турында хәбәр итә. Республиканың 450 мең укучысыннан 400 меңгә якын бала аннан файдалана. Бер ел элек «Мин – мәктәп укучысы» кушымтасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча интерактив конкурс узды. Яз көне кушымтада ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстанның Цифрлы трансформация үзәге һәм Tele2 компаниясенең уртак проекты гамәлгә ашырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International