Иннополис Университетының үсеш буенча директоры Дмитрий Болтянский Startup-утырышта катнашачак

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Иннополис университеты – IT өлкәсендә белгечләр әзерләүче булачак үзәк. Эффектив уку-укыту программасын кертү ИТ-университетка практик белгечләрне әзерләргә ярдәм итәчәк. Тулырак мәгълүматны сез бу җомга белә алачаксыз. Традицон Startup-утырышта Иннополис Университетының үсеш буенча директоры Дмитрий Болтянский булачак.

Чарада яңгыраячак төп сораулар:

Иннополис Университеты кайчан ишекләрен ачачак?

Университетта нинди юнәлештә әзерлекләр булачак?

Студентларның беренче наборы кайчан булачак?

Иннополис Университеты калган традицион югары уку йортларыннан нәрсә белән аерылачак?

Кайчы чит ил уку йортлары белән хезмәттәшлек башланды?

Университетның укучыларының киләчәк эш урыны?

Дмитрий Болтянский мастер-классы 13 сентябрьдә 18:30сәгать ИТ-паркның пресс-үзәгендә үтәчәк.

Иннополиста очрашканга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International