“Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар оешмасы ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша мәдәни чараларга электрон билет сатуны оештыруда катнашырга билет агентлыкларыннан тәкъдимнәр ачты.
Билет агентлыкларын сайлап алу регламенгы, гариза формалары һәм улырак мәгълүматны http://digital.tatarstan.ru/rus/gup.htm сылтама аша табып була.
Гаризалар кабул итү 10 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Сайлап алуга мәдәният оешмалары белән уңышлы хезмәттәшлек итүче агентлыклар һәм мәдәни чараларга соңгы 3 ел эчендә билет сатучы агентлыклар кабул ителә.