Татарстанда мәктәп укучылары веб-дизайнны бушлай үзләштерә ала

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

МТС цифрлы экосистемасы веб-дизайн буенча онлайн-мәктәп ача. Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче мәктәп укучылары тәҗрибә аша концепцияне һәм график редакторларын сайлаудан алып интерфейсны эшкәртүгә кадәр, сайтларны ничек дөрес төзергә икәнен өйрәнә алачаклар.  Һәрбер яшүсмергә үз интернет-ресурсын эшләргә тәкъдим итечәкләр. Иң кызыклы проект авторларын МТСка стажировкага чакырачаклар. Курста белем алу бушлай.

Курсны МТСның ИТ-командасы «Поколение М» белем бирү платформасы өчен эшләгәннәр. Ул төрле дәрәҗәдә әзерлекле мәктәп укучыларына юнәлдерелгән. 

"Татарстан мәктәп укучылары өчен республикада уңайлы мохит булдыралар, анда алар цифрлы инновацияләр буенча белем алырга һәм ИТ-юнәлештә күнекмәләр үтәргә мөмкин. Биредә белем бирү мәйданчыклары һәм иҗади киңлекләр актив эшли, хәтта мәктәп стартапларына да ярдәм итү өчен төрле чаралар үткәрелә, күп кенә федераль ИТ-компанияләр биредә теркәлгән. Профильле белгечләрне ИТ-лицей, Иннополис һәм башка уку йортлары әзерли. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә лидерларның берсе буларак, МТС шулай ук яшь айтишникларга ярдәм итә. Әйтик, күптән түгел программалаштыру буенча Бөтенроссия олимпиадасына гаризалар кабул итү башланды, анда мәктәп укучылары һәм студентлар да, әйдәп баручы ИТ-белгечләр дә катнаша ала. Хәзер без бөтен илдән килгән балаларны веб-дизайн буенча онлайн-мәктәптә үз көчләрен сынап карарга чакырабыз", — дип сөйләде Татарстандагы МТС директоры Марат Шакиров.

Мәктәптә уку ике ай дәвам итәчәк, бу вакыт эчендә балалар алты модульне үзләштерәчәк,  һәркайсында видео дәресләр сериясе көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International