Рөстәм Миңнеханов “Азино” балалар сырхауханәсе ачылышында катнашты

2013 елның 30 августы, җомга

Бүген Казанның Совет районы Азино микрорайоны халкы әйтеп бетергесез бәхетле мизгелләр кичерә. 30 нчы август – Республика көнендә, Глушко урамы, 41 нче йорт адресы буенча моңарчы хәтта төшкә дә керә алмаган зур заманча “Азино” балалар сырхауханәсе ачылды. Республика балалар клиник хастаханәсе составында булачак Россия Федерациясендәге иң зур балалар сырхауханәләренең берсе булган медицина оешмасының ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ата-аналарның һәм балаларның шатлыгын уртаклашырга шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Сәламәтлек Саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов һәм башка рәсми затлар килгән иде.
Илсур Метшин бүген шәһәр буенча күптән көтелгән вакыйгалар узуын билгеләп узды. “Балалар озак еллар шушы сырхауханәне көтте. Узган елда без микрорайонда күптән көтелгән балалар бакчалары белән сөендерсәк, быел шушы сәламәтлек саклау үзәге үзенең ишекләрен ачып җибәрде. Әлеге сырхауханә сәламәтлек фабрикасы булсын”, - дигән теләкләрен җиткерде шәһәр башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелган һәммә халыкны шәһәр һәм Республика көне белән котлады. “Бәйрәмгә багышлап бүген социаль әһәмияткә ия объектлар ачыла. Дөрес, без тәнкыйтьне дә кабул итә белергә тиешбез. Бу сырхауханәгә ихтыяҗ күптәннән туган иде. Яңа идарә итү системасы, яңа җиһазланыш, кадрлар балаларга югары квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирер. Мондый учреждениеләр киләчәктә республика буенча күп булыр дип ышанасы килә. Сырхауханә игелекле булсын, рәхәтен күрегез!”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район халкына.
Чыгышлардан соң Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиевка символик ачкыч тапшырылды. Сүз уңаеннан, әлеге сырхауханәгә Республика балалар клиник хастаханәсенең дәвалау-диагностика бүлеге күченгән.
Алга таба мактаулы кунаклар сырхауханә эченә узып, 4 катта урнашкан бүлекләрне карап узды.
Шулай итеп, төрле белгечләргә барып эләгү өчен, элек Казанның Ломжа урамы, 5 йорты буенча урнашкан 20 нче санлы балалар сырхауханәсенә һәм аның Җиңү Проспекты, 142 адресы буенча урнашкан филиалына сукмакны таптый-таптый арып бетүчеләр өчен, хәзер барлык төр ярдәм бер җирдә генә күрсәтеләчәк. Медицина учреждениесе 70 мең бала һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә Казанның Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарыннан пациентлар кабул ителәчәк. Сырхауханәдә беренчел медицина амбулатор ярдәм күрсәтүче белгечләрдән тыш, балалар травматологиясе, ортопедия, офтальмология, оториноларингология, балалар хирургиясе һәм урология, пульмонология, кардиология, гастроэнтерология кебек юнәлешләр буенча махсуслашкан 300 ләп табиб эшләячәк. 
Әйтергә кирәк, соңгы ун ел эчендә Азино микрорайонында балалар саны 2,5 мәртәбә арткан. Балалар сырхауханәсе хезмәт күрсәтәчәк территориядә 11 гомуми белем бирү мәктәбе, 22 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе исәпләнә.
Сырхауханәдә нәни пациентлар һәм ата-аналар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Киң, якты холларда, уен комплекслары булган зоналарда хәтта чират көтәсе булган очракта да читен булмаячак. Балалар кафесында тамак ялгап алырга мөмкин. Җиңел автомобильләргә парковка урыны да каралган. “Һәркемгә уңайлы мохит” программасының барлык таләпләре исәпкә алынган. Сырхауханә заманча медицина һәм реабилитация җайланмалары белән җиһазланган, дәвалау-диагностика процессы тулысынча мәгълүматлаштырылган. Учреждениенең һәр катында төрле төсләр хакимлек итә. Сары төс белән йөгертелгән беренче катта лаборатория, фтизиатрия скринингы үзәге, кичектергесез ярдәм блогы, йогышлы авырулар бүлеге урнашкан. Икенче алсу төскә буялган катта педиатрия бүлеге, көнедезге стационар һәм балалар кафесы эшли. Өченче катта – күрү үзәге, кардиоүзәк һәм гастроүзәк кабинетлары, ЛОР-үзәк, физиотерапевтик бүлек. Дүртенче катта “Ышаныч” һәм “Сердәш” ярдәм үзәкләре. 
Сырхауханәнең мәйданы 9 794,3 квадрат метрдан гыйбарәт. Объектның бәясе – 411,9 млн сум.

Ай саен 115 мең Татарстанлы врачка приемга электрон рәвештә языла. Система тулы эксплуатациягә кертелгәннән соң Татарстанның дәүләт хезмәтләр Порталы аша һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша пиемга язылу 15 тапкыр арта, дип белдерә Татрстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International