Татарстан авылларында мобиль интернет өчен тавыш бирүнең икенче этабы дәвам итә

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Татарстан халкы кече торак пунктларның кайсысына югары тизлекле мобиль интернет үткәрүне өстенлекле тәртиптә мөстәкыйль сайлый ала. Тавыш бирүдә 100дән 500 кешегә кадәр яшәгән барлык торак пунктлар катнаша ала.

Тавыш бирү Дәүләт хезмәтләре порталында сылтама буенча уза, үткәрү вакыты - 2022 елның 12 ноябренә кадәр.

РФ Цифрлы үсеш министрлыгы җиңүче бистәләргә 2023 елда мобиль интернет үткәрәчәк.

Бүгенге көндә 8 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән. Топ-10 түбәндәгечә:

  • Родники авылы (Алексеевск муниципаль районы) - 343 тавыш;
  • Иванай авылы (Казак Чаллысы авыл җирлеге, Балык Бистәсе муниципаль районы) - 325 тавыш;
  • Чуаш Чабаксаркасы авылы (Чабаксар авыл җирлеге, Яңа Чишмә муниципаль районы) - 317 тавыш;
  • Чакан авылы (Вахитов авыл җирлеге, Азнакай муниципаль районы) – 266 тавыш;
  • Сикертән авылы (Сеҗе авыл җирлеге, Арча муниципаль районы ) – 263 тавыш;
  • Белкино авылы (Питрәч муниципаль районы) – 253 тавыш;
  • Сапуголи авылы (Никольское авыл җирлеге, Лаеш муниципаль районы) – 242 тавыш;
  • Югары Татар Майнасы авылы (Майна авыл җирлеге, Алексеевск муниципаль районы) - 230 тавыш;
  • Абалач авылы (Абалач авыл җирлеге, Менделеевск муниципаль районы) – 202 тавыш;
  • Кырныш авылы (Калмия авыл җирлеге, Тукай муниципаль районы) – 175 тавыш.

Тавыш бирү «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча гамәлгә ашырыла.

2030 елга кадәр исәпләнгән федераль программа операторы - «Ростелеком» ГАҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International