Дәүләт хезмәтләре порталында ИТ-компанияләрнең аккредитацияләнүен тикшерү сервисы бар

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы яңа сервисны эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, аның ярдәмендә ИНН яисә компания исемен кертеп, аның дәүләт аккредитациясе булу-булмавын тикшерергә була.

Әлеге сервисны физик һәм юридик затлар да файдалана ала.

Эзләү сызыгына оешма исеменең бер өлешен кертергә кирәк, һәм, аккредитациясе булса, ул шунда ук калкып чыгучы исемлектә пәйда булачак.

Яңа хезмәтнең өстенлеге шунда ки, ИТ-компанияләр хезмәткәрләре ташламалар турында кирәкле мәгълүматны ачыклый ала: мобилизациядән кичектереп тору, шулай ук ИТ-ипотекага хокук.

Порталда шулай ук реестрдан белешмә алырга мөмкин, бу хезмәт юридик затлар өчен ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International