ИТ-компанияләрне аккредитацияләүнең яңа формасы Дәүләт хезмәтләре порталында бар

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы ИТ-компанияләрне аккредитацияләү өчен сервисны яңарту турында хәбәр итә, анда яңа кагыйдәләр исәпкә алынган .

Гаризаны ничек бирергә: 

1. Дәүләт хезмәтләре порталына компания исеменнән керегез һәм аккредитация өчен форманы ачыгыз
2. Шәхси кабинеттан компания һәм җитәкче турындагы мәгълүматны тикшерегез. Әгәр дә кайбер мәгълүматлар җитмәсә, аларны кертегез
3. Компания сайты адресын кертегез
4. Өстәмә белешмәләр кертегез:

  • ️ ️ җитәкчегә хөкем ителмәү турында 
  • ️ ️ компаниянең ИТ-эшчәнлегеннән керемнәре турында (бу өч елдан да азрак стартапларга кагылмый)
  • ️ ️ салым серен ачу өчен ризалык турында (ризалыкны Федераль салым хезмәтенә алдан тапшырырга кирәк)

 5. Гариза җибәрегез. Аны 15 эш көне дәвамында карыйлар 

Аккредитация алырга мөмкин әгәр дә:

- Компаниянең төп эшчәнлеге ОКВЭДка туры килә (исемлек Дәүләт хезмәтләре формасында бар ) 
- Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы төбәк яки ил буенча уртача хезмәт хакыннан ким түгел. Уртача хезмәт хакын ничек санарга формада да күрсәтелгән. Игътибар итегез, бу кагыйдә 1 млн сумнан артык кереме булган компаниягә кагылмый.
- Компаниянең барлык керемнәренең 30% тан артыгы - ИТ-эшчәнлек. Өч елдан да ким булмаган һәм бар вакыт эчендә керемнәре 1 млн сумнан ким булган стартаплар — искәрмә
- Компаниянең рәсми сайтында ИТ өлкәсендә эшчәнлек турында мәгълүмат бар
- Салым серен тәшкил иткән мәгълүматны ачуга ризалык Федераль салым хезмәтенә тапшырылды (ризалыкны тутыру буенча Инструкцияне монда карарга була)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International