Татарстанның "Минем субсидияләр" системасы ГосТех платформасына беренчеләрдән гамәлгә кертелде

2022 елның 26 июле, сишәмбе

«ГосТех» платформасына күчерү өчен 8 төбәк сервисы билгеле булды. Алар арасында Татарстанның «Минем субсидияләр» платформасы бар.

22-23 июльдә Петербургта узган «Гостех» стратегик сессиясендә катнашучылар региональ цифрлы кулланучыларга аеруча җайлы сигез хезмәтне сайлады.

«ГосТех» - дәүләт цифрлы сервисларын һәм мәгълүмат системаларын тиз һәм нәтиҗәле төзеп була торган платформа. Ул - болыт инфраструктурасына урнаштырылган технологик чишелешләр җыелмасы.

Дәүләтнең бердәм циффрлы платформасын булдыру циффрлы сервисларны эшләү тизлеген арттырып кына калмыйча, клиент тәҗрибәсенең яңа баскычына да чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International