27 һәм 28 июль көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. Миңлебай (Әлмәт шәһәре) радиотелевизион үзәгендә радиотелевизион җайланмаларны планлы рәвештә профилактикалау үткәрелә.
Профилактик эшләр вакытында 1 нче һәм 2 нче федераль мультиплекслар (РТРС-1 һәм РТРС-2) цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар - «Россия радиосы + Татарстан Радиосы», «Вести ФМ» радиосы, «Маяк» радиосы программалары трансляциясе туктатылачак.