20 июльдә Татарстанда Цифрлаштыру елына багышланган Айрат Хәйруллинның матбугат конференциясе булачак

2022 елның 19 июле, сишәмбе

20 июльдә 10:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанның цифрлы үсеш министрының Цифрлаштыру елына багышланган матбугат конференциясе узачак.

2022 ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бу елның чаралар планында 114 тән артык вакыйга-конференцияләр, фестивальләр, бәйгеләр, хакатоннар һәм яңа инфраструктура объектлары ачышлары бар. Якынча фаразлар буенча, Цифрлаштыру елы чараларында республиканың 500 меңнән артык кеше катнашачак.

Без беренче нәтиҗәләр турында сөйләячәкбез һәм икенче яртыеллыкка планнар белән уртаклашырбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International