Россия Премьер-министры Михаил Мишустин яңа төзелешләрдә фатирларны телекоммуникация челтәрләренә технологик тоташтыру кагыйдәләрен раслаучы карарны имзалады.
РФ Хөкүмәте сайты хәбәр иткәнчә,"төзүчеләр хәзер йортларны проектлау һәм төзү стадиясендә үк телекоммуникация челтәрләренә тоташтыру өчен инфраструктура булдырырга тиеш".
"Шул рәвешле, элемтә операторларының фатирларны интернет, телефон элемтәсе һәм телевидение белән йортны тоткарлыксыз файдалануга тапшырганнан соң җиһазландыру мөмкинлеге барлыкка килә", - диелә анда.