Июль аенда республиканың радиотелеүзәкләрендә профилактик эшләр узачак

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының РТРС радиотелеүзәге хәбәр иткәнчә, ремонт-профилактика эшләрен үткәрү графигы нигезендә, 2022 елның июлендә филиалның эре радиотелефон үзәкләрендә 1 һәм 2 федераль мультиплекс (ЦЭТВ), аналог телевидениесе («ТНВ») һәм радиотапшырулар программаларын вакытлыча туктатып торып, планлы эшләр башкарылачак.

Чаллыда 5-6 июльдә 8:00 сәгатьтән 17:00гә кадәр (ЦЭТВ, «Россия радиосы + Татарстан радиосы»; «Маяк» радиосы, «Вести ФМ» радиосы, «Болгар радиосы»; «Ретро-ФМ», «Дорожное радио», «Наше радио»).

Лениногорскида 13-14 июльдә 8:00-17:00 (ЦЭТВ, «ТНВ», «Россия радиосы + Татарстан радиосы», «Болгар радиосы»); 

Миңлебай торак пунктында 19-20 июльдә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (ЦЭТВ, «Россия радиосы + Татарстан радиосы», «Вести ФМ», «Маяк» радиосы).

Түбән Камада 20-21 июльдә 8:00 дән 17:00 гә кадәр (ЦЭТВ «ТНВ», «Россия радиосы + Татарстан радиосы» ,«Маяк»,  «Вести ФМ», «Болгар радиосы»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International