БДИ нәтиҗәләрен Дәүләт хезмәтләре порталында белеп була

2022 елның 10 июне, җомга

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләрен Дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин.

Моның өчен нәрсә кирәк:

- Авторизация үтәргә.
- "Документлар" бүлегенә күчәргә.
- "Мәгариф" блогын сайларга.
- "БДИ нәтиҗәләре" кырына "Соратып алырга" ноктасына басарга.

Нәтиҗәләр шәхси кабинетта берничә секунд эчендә барлыкка киләчәк.

"Порталда расланган хисап язмасы булса, чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ нәтиҗәләрен карый ала. Имтихан нәтиҗәләре шәхси кабинетта сакланачак һәм киләчәктә югары уку йортларына керү мөмкинлеген бәяләргә ярдәм итәчәкләр. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм Мәгариф министрлыгы белән уртак эшебез нәтиҗәсендә ел саен чыгарылыш имтиханнары һәм югары уку йортларына керү процедурасы уңайлырак була бара. Абитуриентларга вакытны кәгазь документлар әзерләүгә сарыф итәргә кирәкми, ә барлык сынауларның нәтиҗәләре бер ресурста бар", – дип шәрехли Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Олег Качанов.

БДИ үткәрүнең төп чоры 26 майда башланды. Имтихан биргәннән билгеләрне игълан иртүгә кадәр 14 көгә кадәр уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International