Татарстанда киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү штабы составын расладылар

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 3 июнендәге боерыгы белән Татарстан Республикасы киберкуркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оператив штаб составы рәсми рәвештә расланды.

Штаб РФ Президентының "РФ мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында" 2022 елның 1 маендагы Указы нигезендә төзелә.

Штаб составына 22 җаваплы зат кртелде - Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, аның урынбасары Альберт Яковлев, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының "К" бүлеге башлыгы Артем Афанасьев, "Мәгълүмати технологияләр үзәге" мәгълүмат куркынычсызлыгы департаменты җитәкчесе Шамил Биккинин, юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов һәм башкалар керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International