Мобиль оператор Татарстан Республикасында үз абонентларының активлыгын анализлады. Уртача статистик кеше айга якынча 19 Гб интернет-трафикны сарыф итә икән, аның өчтән бере видеоконтентны (34%) карауга туры килә.
Видеохостинг сервисларыннан тыш, татарстанлылар күбрәк музыка тыңлауга (16% ка кадәр) һәм социаль челтәрләрне карауга (15% ка кадәр) мобиль трафикны куллана. Аннары онлайн-кинотеатрлар һәм мессенджерлар, аларның өлеше трафикның 5,5% һәм 2,5% тәшкил итә. Шул ук вакытта почта һәм болытлы сервисларга, шулай ук навигация өчен кушымталарга иң аз трафик кулланыла.