Салым органнарына исәпкә Дәүләт хезмәтләре порталы аша басарга мөмкин булачак

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша салым органнарында исәпкә басарга мөмкинлек бирүче законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Закон физик затка Дәүләт хезмәтләре порталы аша салым исәбенә кую турында гаризаны көчәйтелгән квалификациясез электрон имза куеп, электрон рәвештә җибәрергә мөмкинлек бирә. Салым органы, үз чиратында, мондый физик затка Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә ИНН җибәрергә мөмкин.

Салым кодексының 84 статьясына тиешле үзгәрешләр кертелә. Алар 2022 елның 1 декабреннән үз көченә керергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International