13 майда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында «Технологик эшкуарлык университеты платформасы» федераль проекты кысаларында технологик эшкуарлыкның төбәк моделен формалаштыру буенча стратегик проект сессияләренең чираттагы циклы башланды.
Чарада РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Омельчук катнашты. Сессиядә Татарстан цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев катнашты. Төркем эшендә шулай ук тармак компанияләре - ICL, Шимко исемендәге Радиоэлектроника фәнни-җитештерү берләшмәсе, Барс Групп, "Таттелеком" ГАҖ һәм ИТ-парк катнашты.
Стратегик сессиянең проект җитәкчесе Владимир Самойлов билгеләп үткәнчә, республикада технологик эшкуарлыкның төбәк платформасын эшләү беренче ай гына алып барылмый. Проект Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторындагы инновацион продуктларны һәм технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән.