Радио һәм элемтә көнен бәйрәм итүгә багышланган фестиваль Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында узды. Чара барлык теләүчеләр өчен дә ачык иде.
Гаилә фестивален оештыручылар, Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ИТ-парк, балаларның һәм ата-аналарның игътибарын радиотапшырулар өлкәсендә заманча технологияләргә җәлеп итәргә теләделәр.
Технопарк каршындагы мәйданчыкта радиоэлемтә һәм коры җир гаскәрләренең тактик звеносында идарә итү өчен билгеләнгән команда-штаб машиналары урнаштырылды, шулай ук Җиңү көне дулкынында хәбәр ителгән радиостанция җәелдерелде.
ИТ-паркта балалар күп санлы мастер-классларда, роботлар күргәзмәсендә катнаштылар, элемтә тарихы белән таныштылар һәм лекция тыңладылар. Моннан тыш, һәркем БИМ-радионың ачык радиостудиясеннән турыдан-туры эфирга чыга алды.
"Бүгенге бәйрәмнән бик канәгать калдым. Фестиваль безнең тармакта тагын бер матур традициягә әверелер дип өметләнәм", - дип шәрехләде Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Шулай ук бу көнне ИТ-паркта һөнәри бәйрәмгә багышланган рәсми тантана узды, анда ведомство бүләкләрен элемтә тармагының иң яхшы белгечләре алды.