Казанда ветераннар өчен бушлай такси эшли башлый

2022 елның 6 мае, җомга

«НАША ПОБЕДА» оештыру комитеты инициативасы белән Россия Федерациясе Цифрлы үсеш министрлыгы Россия төбәкләре хакимиятләре һәм такси йөртүчеләр белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен юлда бушлай йөрү программасын башлап җибәрде. Ул 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Такси белән, бару максатларына карамастан, файдаланырга мөмкин булачак. Ветеран белән озата баручы туганнары да бара ала. Һәр ветеранның бер кешегә 3 мең сумга кадәр юлы субсидияләнәчәк.

Хезмәт сорап мөрәҗәгать итә алалар:

  • Бөек Ватан сугышы инвалидлары;
  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
  • Бөек Ватан сугышы елларында соңгы хәрби чакырылыш хәрбиләре;
  • Бөек Ватан сугышы чорында һавага каршы оборонадахезмәте иткән затлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International