«Ростелеком» Идел Буе төбәкләрендә уку йортларын куркынычсыз интернет белән тәэмин итте

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

«Ростелеком» Идел буе федераль округында белем бирү учреждениеләрен бердәм мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтыру буенча федераль проектны тәмамлады. Контентны фильтрлау мөмкинлеге булган тиз йөрешле интернетка Идел буеның 13 төбәгендә 9 885 уку йорты кушылды.

Татарстан Республикасында 1408 уку йорты бердәм мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтырылган. Провайдер белгечләре мәктәпләрдә якланган элемтә каналлары оештырдылар һәм һәр интернет-ноктаны криптографик яклау комплексы белән җиһазладылар. Интернетка керү тизлеге шәһәр мәктәпләрендә 100 Мбит/с һәм авыл мәгариф учреждениеләрендә 50 Мбит/с тәшкил итә.

Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы ддәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры: 

"Бердәм мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтыру проекты — Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елының мөһим пункты. Киләсе этап - республиканың урта махсус уку йортларын колачлау. "Ростелеком" компаниясендә без республика өчен мөһим һәм масштаблы проектларны гамәлгә ашыруда ышанычлы партнер күрәбез".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International