10 меңнән артык кеше Дәүләт хезмәтләре порталы аша цифрлы һөнәрләр өйрәнүгә язылган

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

«Цифрлы һөнәрләр» проекты старт алганнан соң ике атна эчендә Дәүләт хезмәтләре аша белем алуга 10 меңнән артык кеше гариза биргән.

Иң популяр курслар - тестлаучы инженер, веб-дизайнер, Python  нигезендә программалаштыручы һәм Программа тәэминатын тестлаштыру нигезләре.

Быел «Цифрлы һөнәрләр» проекты ярдәмендә 50 меңнән артык кеше 100% ка кадәр ташлама белән белем ала алачак.

Курсларга язылу өчен, Дәүләт хезмәтләре порталында проект битендә кызыклы программа сайларга һәм заявка тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International