Цифрлаштыру елы кысаларында Татарстанда ай саен Цифрлы дәресләр уза. Алар интернетта балаларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту нормаларына, яңа технологияләрне өйрәнүгә, шулай ук интернет-булинг белән бәйле мәсьәләләргә багышланган.
Бүген Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин укучылар белән ясалма интеллект технологиясен үстерү турында фикер алышты.
Андый технологияләр Татарстанда инде кулланыла - Иннополис буенча йөк ташучы роботлар һәм пилотсыз такси йөри. Официантлар, курьерлар, консультантлар һәм тәрҗемәчеләр — бу ясалма интеллектны үзләштерә алган һөнәрләрнең аз өлеше генә.
2020 елда Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән: россиялеләрнең 70 проценты ясалма интеллект асылын аңламавын ачыклаган. Шуңа карамастан, Россия халкы технооптимистлар булып чыкты. Сораштырылганнарның 70% ы дәүләт хезмәтләре өлкәсендә ясалма интеллект нигезендә сервислардан шәхсән файдаланырга әзер иде, яртысыннан артыгы көнкүреш, күңел ачу, шулай ук медицина хезмәте күрсәтү кебек мөһим мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтергә әзер.
"Ясалма интеллект кешелек дөньясына космосны колонизацияләргә ярдәм итәчәк, безне көндәлек бурычлардан азат итәчәк, табибларга дөрес диагнозлар куярга ярдәм итәчәк һәм BigData анализы нигезендә коррупция белән нәтиҗәле көрәшәчәк", - дип санап китте Айрат Хәйруллин.
Дәрес ахырында министр укучылар белән селфи ясады һәм аларга укуларында уңышлар теләде.