Коронавирус сораулары буенча контакт-үзәккә «122» номеры буенча 1 135 109 шалтырату килгән.
«122» бердәм номеры 2020 елның 25 ноябрендә эшли башлады. Аңа Татарстан Республикасының торак пунктларыннан барлык элемтә операторларының абонентлары бушлай шалтырата ала. Узган елның 14 гыйнварыннан «122» номеры буенча Татарстан Республикасында яшәүчеләр COVID-19 вакцинациясенә языла алалар. Кабул итү башыннан әлеге хезмәттән республиканың 29 614 кешесе файдаланган.