Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша транзакцияләр күләме беренче кварталда 7,9 млрд. сум тәшкил итте

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

2022 елның өч аенда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша 1,3 млн электрон гариза бирелгән. Транзакцияләр күләме 7,9 млрд. сум тәшкил итте. 

Быел порталга тагын 206 электрон хезмәт чыгарылачак.

2022 елның I кварталында республика порталында өч яңа хезмәт күрсәтелә башлады:

  • беренче сыйныфка язылу 
  • "Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" ярдәмче программасы буенча хисапка кую һәм таныклык бирү 
  • авыл җирендә яшәүче гражданнарга торак төзү (сатып алу) өчен социаль түләүләр бирү

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә ай саен акчалата түләү билгеләү һәм гражданнарга эш эзләүдә ярдәм итү буенча хезмәтләр эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International