Татарстан мәктәпләрдә ноутбукларны яңарту буенча зур күләмле программаны башлап җибәрде

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында республика укытучылары яңа ноутбуклар алачак. Яңа программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән.

Ноутбуклар тапшыру тантанасы 11 апрельдә «ICL Техно»технопаркында узды. Татарстан Президенты 10 күренекле информатика укытучысына ноутбуклар тапшырды.

«Татарстанда гадәттәгечә мәгариф тармагына зур игътибар бирелә. Бүген цифрлы технологияләрдән башка заманча мәктәпне күз алдына да китереп булмый. Без Ак Барс банкка рәхмәтле, укытучыларыбыз өчен 12 мең ноутбук — мәгариф системасына җитди ярдәм», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге ноутбуклар Татарстанда ICL компаниясе тарафыннан җитештергән. Хәзерге шартларда импортны алыштыру аеруча актуаль.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, «Минем Офис» һәм «Р7 - офис» илебездә офис программалары эшләүчеләр программалары ноутбукларга йөкләнгән. Әлеге офис программалары Microsoft Office аналоглары булып тора һәм аларда текст, таблицалар мөхәррирләре, презентацияләр мөхәррирләре бар. Икенче партия ноутбукларында илебезнең АльтЛинукс операция системасы булачак, ул Россия Федерациясенең техник экспорт контроле федераль хезмәте тарафыннан сертификацияләнгән.

Айрат Хәйруллин шулай ук бүгенге көндә республикада «ТР Электрон мәгарифе» уникаль системасы булдырылуын һәм «Мин — мәктәп укучысы» мобиль кушымтасы эшләнүен искәртте.

«Мин Ак Барс банкка безнең белем бирү инициативаларына ярдәм иткәне һәм Татарстанның мәгариф учреждениеләре инфраструктурасын яхшыртуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәм", - дип шәрехләде цифрлы үсеш министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International