Дәүләт хезмәтләре порталында автомобиль сату һәм сатып алу буенча электрон килешүләр төзү мөмкинлеге булачак

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин дәүләт сервисларының өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм гражданнар тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү өчен электрон хөкүмәт структурасын үстерү турында карар имзалады, дип хәбәр ителә хөкүмәт сайтында. 

Аерым алганда, үзгәрешләр дәүләтнеке булмаган кейслар хисабына дәүләт хезмәтләре порталының функцияләрен киңәйтүгә кагыла. Порталда тәкъдим ителгән беренче дәүләтнеке булмаган хезмәт автомобильләр сату һәм сатып алу буенча электрон килешүләр төзү мөмкинлеге булыр дип планлаштырыла. Бу функция үз машинасы турында шәхси кабинетта мәгълүмат урнаштырган кулланучылар өчен ачык булачак. Порталның яңартылган функцияләре электрон култамга белән сату-алу килешүен имзаларга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International