2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда ИТ-компанияләргә ярдәм итү буенча «кІТык» республика программасы гамәлдә. Программа салым салуның гадиләштерелгән системасы (УСН) буенча ставкаларны «Керем» маддәсе буенча 1% ка кадәр һәм «Керем минус чыгым» маддәсе буенча 5% ка кадәр киметүне күздә тота. Узган ел бу программа буенча ташламаларны 78 Татарстан компаниясе алган.
Программага Татарстанда теркәлгән ИТ-компанияләр дә кушыла ала, аларның штаты 100 кешедән, ә еллык табышы - 150 млн.сумнан артык булмаска тиеш. Шул ук вакытта компания кеременең 90% ы 62 һәм 63 ОКВЭД кодларына туры килергә тиеш.
Гаризаны «Минем субсидияләр» республика сервисы аша бирергә кирәк. Эксперт комиссиясе заявканы карап тикшергәннән соң, ИТ-парк белән инновацион эшчәнлек турында килешү төзелә.