«Цифрлы һөнәрләр» проекты буенча белем бирү оешмаларын сайлау башланды

2022 елның 25 марты, җомга

Россия Цифрлы үсеш министрлыгы «Цифрлы һөнәрләр» проекты өчен белем бирү провайдерларын сайлап алу башлану турында игълан итте. Сайлап алу эшен Университет 2035  - «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты операторы алып бара.

Программада катнашу өчен оешмаларга profidigital.ru/programs сайты аша гариза бирергә кирәк. Теркәлү өчен оешма Россиянең иң эре EdTech-компанияләре рейтингында яисә Югары икътисад мәктәбенең ИТ-белгечләр әзерләү буенча рейтингында булырга тиеш. 

Белем алу Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр өчен ачык булачак. Дәүләт белем алу бәясенең 50дән 100% ына кадәр компенсацияли. Укыту апрель аенда, беренче белем бирү программаларын билгеләгәннән соң ук башланачак.

«Цифрлы һөнәрләр» проекты кысаларында ИТ-өлкәдә өстәмә белем алырга урта һөнәри белемнән дә ким булмаган хезмәт яшендәге гражданнар, шулай ук югары уку йортлары һәм колледжлар студентларына мөмкин булачак.

Проектта катнашу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләрен файдаланучылар бирә ала. 

Узган ел өстәмә ИТ-белем бирү курсларына дәүләт финанславы белән 25 меңнән артык кеше укырга кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International