Министрлык башлыгы Мәкъсүт Шадаев сишәмбе көнне Дәүләт Думасы ИТ-комитетының киңәйтелгән утырышында ИТ-компанияләр өчен салым ташламалары буенча министрлыкның яңа тәкъдимнәре турында сөйләде.
Аерым алганда, министрлык ташламаларны керем алучы компанияләргә таратырга тәкъдим итә.:
Хезмәткәрләрнең минималь саны күрсәткечен төшереп калдырырга, 2025 елга кадәр табышка салымны – 0%, аннан соң – 3%, иминият взнослары тарифларын 7,6% итәргә тәкъдим ителә.