Россиядә пилотсыз транспорт буенча эксперименталь хокукый режим программасы расланды

2022 елның 18 марты, җомга

РФ Хөкүмәте «Цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режимны билгеләү һәм цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим Программасын раслау һәм югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү турында» карар кабул итте.

Программа нигезендә, Мәскәү урамнарында, Иннополис шәһәрендә һәм «Сириус» федераль территориясендә пилотсыз транспорт салонда машина йөртүче-сынаучы булган килеш, ә салонда машина йөртүче-сынаучы булмаган килеш - Иннополиста һәм «Сколково» инновацион үзәге территорияләрендә файдаланылырга мөмкин.

Экспериментта катнашучы пилотсыз автомобильләр «Яндекс» компаниясе белгечләре тарафыннан эшләнгән. 

Беренче тапкыр Иннополис урамнарында пилотсыз автомобильләр 2018 елда йөри башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International