МТС челтәрне модернизацияләде һәм Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 20 дән артык яңа коттедж бистәсендә мобиль 4G-интернет тизлеген арттырды. Нәтиҗәдә, интернет тизлеге 1,5 тапкыр артты.
Мобиль интернет Аэросити, Яңа Көек, Яңа Камыш, Лукошкино, Умырзая, Солнечное Травкино, Мысовский, Кышкы тау, Тургай, Бима, Ясная Поляна, Олан, Мишә утарлары, Шигали утары бистәләрендә тизрәк эшли башлады. Бу бистәләр пандемия башлану белән тагын да үсә башлады.
Оператор статистикасы буенча, берничә ел элек шәһәр читендә элемтәне кулланучылар артуы шәһәрлеләр дачаларга җәйге чорда күчүләренә бәйле булган. Хәзер, Казан агломерациясендә яңа коттедж бистәләре төзелгәндә, сыйфатлы элемтә һәм интернет ел әйләнәсе кирәк.
4Gны тизләтү ешлыкларны яңадан бүлүнең комплекслы процедурасы ярдәмендә мөмкин булды. Хәзер шунда яшәүче 27 меңнән артык кеше тиз йөрешле 4G-интернет һәм челтәргә йөкләнеш артканда да сыйфатлы тавыш элемтәсеннән файдалана ала, дип хәбәр итте операторның матбугат хезмәте.