Россия Хөкүмәте ИТ-тармакка ярдәмнең яңа чаралары турында хәбәр итте

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Салым преференцияләре, грантлар һәм ташламалы ипотека – Россия премьер-министры Михаил Мишустин илебезнең IT-тармагына ярдәм итү карары турында хәбәр итте.

Бу хакта ул Хөкүмәт утырышында сөйләде:

Салым преференцияләре мобиль кушымталарны эшләүчеләргә һәм илебездә ясалган карарларны гамәлгә ашыру, урнаштыру һәм тестлау белән шөгыльләнүче оешмаларга таралачак.

Өч елга барлык IT-компанияләр дә табышка салым түләүдән һәм контроль органнар тикшерүләреннән азат ителәчәк. Аларга отышлы шартларда 3% тан артмаган ставка буенча ташламалы кредитлар биреләчәк.

IT-компанияләр хезмәткәрләренә ташламалы ипотека биреләчәк һәм Россия компанияләрендә эшләгән вакытта хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелә.

Хөкүмәт илебез карарларын булдыруга грантлар бирү программасын киңәйтә.

Хөкүмәт башлыгы Цифрлы үсеш министрлыгына компанияләр ярдәмнең яңа чараларыннан мөмкин кадәр тизрәк файдалана алсын өчен кирәкле барлык документларны оператив рәвештә әзерләргә кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International