«Пушкин карта»сына хәзер кинотеатрларга билет сатып алып була

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

14-22 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентлар кинога билетларны «Пушкин картасы» на сатып ала алалар. Мөһим шарт: Кино фонды, Россия Мәдәният министрлыгы яки төбәк хакимият органнары ярдәме белән төшерелгән Россия фильмнарын карап була. 

Шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар 1991 елга кадәр иҗат ителгән "алтын коллекция" фильмнарын карый алачак. Кинотеатрларга билетка картаның гомуми балансыннан 2 мең сумнан да артык акча тотарга мөмкин түгел.

«Пушкин картасы» 2021 елда гамәлгә кертелде. Аның ярдәмендә 14-22 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентлар мәдәни чаралар өчен һәр төбәктә түли ала. Иң мөһиме - оешманың «Пушкин картасы» федераль программасында катнашуы. Музейга, театрга, филармониягә билет алып була, ләкин бары үз исеменә генә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International