2022 елда Kazan Digital Week 21-24 сентябрьдә узачак

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

2022 елда Kazan Digital Week 21-24 сентябрьдә катнаш форматта - онлайн һәм офлайн узачак. Чаралар «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә уздырылачак. 150 программа чарасы планлаштырыла, аларда 15 меңгә якын катнашучы көтелә.

Форумның төп идеясе - «Фән, хакимият һәм бизнес - технологик һәм гуманитар алгарышның триумвираты». Форумны РФ Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан Министрлар Кабинеты оештыра.

Узган ел Kazan Digital Week 51 илдән 9 меңнән артык кеше катнашуты, 150 секция, түгәрәк өстәл, мастер-класслар, дискуссион панельләр һәм докладлар булды. Стратегик мәйданчыкларда 661 спикер чыгыш ясады. Күргәзмәдә югары технологияле продукциянең 146 үрнәген тәкъдим иткән 95 оешма һәм компания катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International