Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы Ачык ишекләр көненә чакыра

2021 елның 26 ноябре, җомга

2021 елның 27 ноябрендә 14:00 сәгатьтә "КЦК-КТИТС" абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен Ачык ишекләр көне үткәрә.

Халыкара компетенцияләр үзәге коллективы Сезне Татарстанның иң эре урта һөнәри уку йортларының берсе, белгечлек һәм кабул итү кагыйдәләре белән таныштыруга шат булачак. Барлык теләүчеләр өчен аудиторияләр, остаханәләр һәм элемтә музее буенча экскурсия үткәрәчәкләр һәм һөнәри үсеш мөмкинлекләре, шулай ук техникумны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу һәм укыту перспективалары турында сөйләячәкләр.

Чара Казан шәһәре, Бари Галиев ур., 3А йорт адресы буенча узачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843)203-555 (203 өстәргә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International