Түбән Новгородта «ПРОФ-IT» IX Бөтенроссия региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләр арасында Татарстаннан ике ИТ-проект бар.
«Кайгырту» мәгълүмат системасы «Социаль ярдәм» номинациясендә 2 нче урынны алды.
Дәүләт белән хезмәттәшлек итү өчен диалог ассистенты «Лилия» "Төбәк һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү" номинациясендә 3 урын.
Исегезгә төшерәбез, "ПРОФ-IT2021" Россия дәүләт идарәсе процессларын мәгълүматлаштыру өлкәсендә иң эре мәйданчык булып тора һәм электрон дәүләтнең Эксперт үзәге тарафыннан үткәрелә. Конкурс эшләрен федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары вәкилләре бәяли. Быел конкурска 251 гариза бирелгән.