21-24 сентябрьдә DIGITALSKILLS 2021 III тармак чемпионаты узачак

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге базасында Ворлдскиллс DigitalSkills 2021 стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә III тармак чемпионаты узачак.

Чемпионат урта һәм югары белем бирү студентлары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре арасында цифрлы икътисадны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен үткәрелә.

Чемпионат мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә 35 компетенция буенча узачак. Гадәттәгечә чемпионат компетенцияләренең шактый өлешен FutureSkills компетенцияләре тәшкил итәчәк. Аларга яңа технологияләр нигезендә компетенцияләр һәм цифрлы технологияләр йогынтысында традицион тармакларны трансформацияләгәндә барлыкка килә торган кросс-компетенцияләр керә.

Узган елгы чемпионатлар партнерлары һәм катнашучылары арасында Россия һәм халыкара компанияләр - санлы икътисад лидерлары: Сбербанк, 1С, Ростелеком, Таттелеком, Росатом, Инфовотч, Autodesk, Fanuc, IBM, Россия квант үзәге, Group IB, Коптер Экспресс һәм башкалар чыгыш ясады.

Чемпионатта 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге, ә 49 яшькә кадәрге FutureSkills компетенцияләре өчен конкурсантлар катнашачак.

Чемпионат «Санлы икътисад өчен кадрлар» Федераль проекты кысаларында «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Милли программасы кысаларында үткәрелә.

Чемпионатны оештыручылар - Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» автоном коммерциячел булмаган оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International