Айрат Хәйруллин программистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры программистларны бәйрәм белән котлады.

"Хөрмәтле IT-индустрия хезмәткәрләре, коллегалар һәм дуслар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – программист көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм компьютер программаларын эшләү белән бәйләүче барлык кешеләрне берләштерә һәм традиция буенча елның 256 көнендә билгеләп үтелә.

Бүген дөнья яңа цифрлы карарлар ярдәмендә тиз үзгәрә. Кичә генә фантастик тоелган нәрсә бүген гадәти күренешкә әверелә.

Тормышыбызны сезнең хезмәтегездән башка күз алдына да китереп булмый инде. Программа белән тәэмин итүгә эш предприятиеләре, мәгариф һәм медицина, гражданнарның комфорт һәм куркынычсызлыгы бәйле.

Татарстан цифрлаштыруда иң алга киткән төбәкләр исәбенә керә. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә безнең республика хаклы рәвештә Россиянең ИТ-индустриясе үзәге булып тора.

Бу көнне мин сезгә гениаль идеяләр, уйлап табулар һәм эшегездә креативлык телим. Сезнең һәр көнегез уңышка программалаштырылган булсын,  ә организмда авырулардан куәтле антивирус торсын!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International