"Киберпарк" Kazan Digital Week-2021 кысаларында узачак

2021 елның 31 августы, сишәмбе

25 сентябрьдә ИТ-паркта Идел буеның төп уен вакыйгасы — «Киберпарк» булачак. Быел чара KAZAN DIGITAL WEEK Халыкара Форумы эгидасы астында узачак һәм вакыйганың формаль булмаган өлешенә әйләнәчәк.

Чара Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

«Киберпарк» программасы өч блокны үз эченә ала: белем бирү конференциясе, киберспорт дисциплиналары буенча чемпионат һәм күңел ачу территориясе.

Белем бирү конференциясе интерактив контент һәм компьютер уеннарын эшләүгә багышланган. Спикерлар булып Wargaming, My.Games (Mail.ru), Skillbox, GD Forge кебек эре компанияләр вәкилләре чыгыш ясаячак. Конференциядә Татарстан Уен эшкәртүчеләренең продуктлары тәкъдим ителәчәк, ә гамәли секциядә катнашучылар үз уеннарын булдыра алачак.

Чакырылган кунак буларак, Angry Birds популяр уенын оештыручыларның берсе һәм Slush стартап - конференциясенә нигез салучы Петер Вестербака чыгыш ясаячак.

Зур күңел ачу территориясе бина эчендә дә, урамда да урнашачак һәм үз эченә Рольле өстәл уеннары зонасын, комикслар китапханәсен, киберспорт тренажерларын, дөньякүләм автомобиль ярышларының танылган лидерлары катнашында урам автовокзалын, уен зоналарын, гик-маркет, косплей-шоу, музыкаль озатулы фудкортны һәм башкаларны алачак.

World of Tanks, Кибер-шахмат, Dota 2, CS:GO – киберспорт дисциплиналары арасында дөнья күләмендә танылган лидерлар. Шулай ук чемпионатта чакырылган киберспорт блогерлары катнашында активлык буенча автограф-сессия дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International