Берничә ел дәвамында халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары халыкара дәрәҗәдәге чемпионатларда катнаша.
Хәзер егетләр Уфага «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia 2021) IX Милли чемпионаты финалына юл тоттылар. Ярышлар бүген башланды һәм 29 августка кадәр дәвам итәчәк.
КФТИС Халыкара белем бирү үзәгенең 10 студенты җиңү өчен 8 компетенциядә көрәшәчәк:
WorldSkills Russia милли финалы - Россиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча иң масштаблы һөнәри осталык ярышлары. Чара ел саен «Мәгариф» милли проектына керүче «Яшь профессионаллар» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Конкурсантлар 7 блокка бүленгән 105 һөнәри компетенциядә үз осталыкларын күрсәтәчәкләр: төзелеш технологияләре; мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр; иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженерлык технологияләре; хезмәт күрсәтү өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф.
Ачылу тантанасы 25 августта, ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү 29 августта булачак.