Татарстанда элемтә сыйфаты турында 25 августта министрлык коллегиясендә фикер алышачаклар

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

25 августта 14:00 сәгатьтә ИТ-паркта (Петербург ур., 52) ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышы булачак.

2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстанда элемтә сыйфаты турындагы доклад белән министр урынбасары Альберт Яковлев чыгыш ясаячак.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасының эре элемтә операторлары вәкилләре катнашачак. Элемтә челтәрләрен төзү барышы турында «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов, «МТС» ҖАҖнең Татарстан Республикасындагы директоры Марат Шакиров, «Вымпелком» ҖАҖ Казан кластерының территориаль идарәчесе Әнвәр Шахмаев, «Мегафон» ГАҖ Идел Буе филиалының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге директоры Дмитрий Кузнецов һәм «Т2 Мобайл» ҖЧҖ Казан филиалы директоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Савенков сөйләячәкләр.

Чарада шулай ук «Россия Почтасы» АҖнең Идел макрорегионы директоры Александр Вакуленко «Россия Почтасы» АҖнең почта бүлекчәләрендә кертелгән яңа хезмәтләр һәм санлы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясаячак. Татарстанда почта элемтәсен үстерү турында "Татарстан Почтасы" ФПС директоры Регина Кузнецова сөйләячәк.

Матбугат вәкилләре утырышында катнашу өчен түбәндәге телефон номеры буенча мәҗбүри аккредитация таләп ителә - +7 917 221 41 10. Аккредитацияләүгә гаризалар 24 августның 18:00гә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International