ИТ-академия һәм Ак Барс Цифрлы технологияләр тестлаштыру буенча бушлай курс башлап җибәрә.

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

ИТ-академия «Ак Барс Цифрлы технологияләр» белән бергә «Тестирование» буенча бушлай курс башлап җибәрә. 3 ай дәвамында тыңлаучылар middle дәрәҗәсенә кадәр белем алачаклар һәм «Ак Барс Цифрлы технологияләр»гә гарантияле рәвештә эшкә урнаша алачаклар.

Курс дистанцион форматта узачак һәм бөтенләй бушлай булачак. 3 ай дәвамында студентлар тест-кейслар һәм чек-битләргә ревизия ясарга, тест-дизайнның төрле техникаларын кулланырга өйрәнәчәкләр, төрле челтәр беркетмәләрен тулысынча аңлаячак, Agile эшкәртүнең сыгылмалы методологияләрен өйрәнәчәкләр һәм Git версияләре белән идарә итү системасын тулысынча үзләштерәчәкләр.

Курска эләгү өчен, белем дәрәҗәсен билгеләүгә тест һәм «Ак Барс Цифрлы технологияләр» белән алдан әңгәмә узарга, шулай ук тәҗрибә тупларга кирәк:

  • ярты елдан булган тест документациясе буенча функциональ тест үткәрү;
  • Python-да автоматлаштырылган тестлар язу;
  • UI, API, Data Flow Testing автоматлаштыру өчен фреймворкһәм китапханәләр белән эш;
  • Selenium белән эш.

Курс 2 августта старт ала. Соңыннан тыңлаучылар «Ак Барс Цифрлы технологияләр»ннән job-offer алачаклар.

Курска сылтама буенча язылырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат 8 (843) 235-18-96 телефоны буенча яки WhatsApp 8 937 594 22 09 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International