«Яз» торак комплексында Россия почтасының яңа бүлеге ачылды

2021 елның 18 июне, җомга

420125 нче почта элемтәсе бүлеге 30 меңгә якын кешегә, 15 йортка, Самосырово бистәсенә (1 300 коттедж), шулай ук 8 балалар бакчасы, бер мәктәп һәм бер медицина үзәгенә хезмәт күрсәтәчәк. Яңа бүлек «Весна» ТК, Азат Габбасов ур., 10 адресы буенча урнашкан.

Яңа почта бүлекчәсен ачу тантанасында Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, «Россия Почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе директоры урынбасары Илнур Мәхмүтов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, шулай ук Совет районында яшәүчеләр катнашты.

«Весна» торак комплексы һәм Самосырово бистәсендә яшәүчеләрне котлыйм, алар өчен хәзер почта хезмәтләрен уңайлы алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Шулай ук Россия почтасына почта хезмәтләрен якынайту буенча эшләренең социаль юнәлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Яңа бүлекләр ачылу почта хезмәтләренең халык арасында кирәкле булып калуын күрсәтә, ә Почта үзе халык сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә әзер. Яңа бүлеккә уңышлы эш телим!» ,- диде Альберт Яковлев.

«Казанның Совет районында хәзер актив төзелеш бара, һәм почта хезмәтләренең яңа йортларда яшәүчеләргә ачык булуы бик мөһим. Бу чын үзәк, чөнки биредә яшәүчеләр хатлар, посылкалар, периодика ала һәм җибәрә, барлык коммуналь счетлар, штрафлар, салымнар түли, страховка сатып ала, банк хезмәтләреннән файдалана һәм башкалар», - дип сөйләде Илнур Мәхмүтов.

Яңа почта бүлегендә, хезмәт күрсәтү зонасыннан тыш, клиентлар өчен көтү зонасы һәм сәүдә зонасы да каралган. Биредә яшәүчеләр өчен киң спектрлы хезмәт күрсәтеләчәк: почта аша юлламалар кабул итү һәм бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, газета-журналларга язылу рәсмиләштерү һ.б. элемтә хезмәтләре ике операция кассасында күрсәтеләчәк.

420125 нче бүлекнең эш графигы:

  • дүшәмбе-Җомга - 09:00 дән 18:00 гә кадәр, төшке аш - 13:00 дән 14:00 гә кадәр;
  • шимбә - 09:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш - 13:00дән 14:00гә кадәр;
  • якшәмбе - ял көне.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International