50+ яшьтәге кешеләрне «Интернетка рәхмәт – 2021» Бөтенроссия конкурсының яңа сезонында катнашырга һәм компьютер грамоталылыгын өйрәнүдәге уңышлары белән уртаклашырга чакыралар. Материалларны кабул итү 15 октябрьгә кадәр конкурс сайтында дәвам итәчәк.
ИТ-паркта үз казанышлары турында өлкән буын кешеләре сөйли ала, алар компьютерда мөстәкыйль рәвештә дә, махсус белем бирү курсларында да эшләргә өйрәнгән.
Моның өчен www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтында гариза калдырырга, үз конкурс эшеңне (алты номинациянең берсе буенча эссе) җибәрергә, шулай ук фоторәсемнәр куярга кирәк.
2021 елда конкурсның төп 6 номинациясе игълан ителде:
Конкурс нәтиҗәләре декабрьдә игълан ителәчәк. Оештыручылар - «Ростелеком» ГАҖ һәм Россия Пенсия фонды (РПФ), Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) ярдәме белән. Бәйге "Интернет әлифбасы" хәйрия проекты кысаларында үткәрелә.