«Интернетка рәхмәт-2021» Бөтенроссия конкурсының яңа сезоны башланды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

"Интернетка рәхмәт – 2021" VII Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул итү башлана, аның кысаларында 50+ яшьтә яшәүчеләр компьютер грамоталылыгы өлкәсендә үзләренең шәхси казанышлары турында сөйли ала.

Конкурсны оештыручылар - «Ростелеком» ГАҖ һәм Россия Пенсия фонды (РПФ), Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) ярдәме белән. Бәйге "Интернет әлифбасы" хәйрия проекты кысаларында үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен компьютерда һәм челтәрдә мөстәкыйль рәвештә, махсус компьютер курсларында эшләргә өйрәнгән 50 яшьтән өлкәнрәкләр чакырыла.

Конкурс номинацияләре:

  • «Gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибә»;
  • «Минем интернет-казанышлар»;
  • «Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче»;
  • «Минем иҗтимагый интернет-инициатива»;
  • «Минем интернет-проектым»;
  • «Мин — интернет-йолдыз".

Конкурста катнашу өчен www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтында гариза бирергә , конкурс эшен — конкурс номинацияләренең бер темасы буенча язылган эссе, шулай ук фотографияләр куярга кирәк. Материалларны 22 октябрьгә кадәр җибәрергә кирәк.

«Интернет әлифбасы» һәм «Интернетка рәхмәт» Бөтенроссия конкурсы зур популярлык казана. Узган ел конкурска 77 регионнан 4 600 дән артык гариза бирелгән иде. Эшләрнең 84% ы урта һәм кече шәһәрләрдә, шулай ук авыл районнарында яшәүчеләр тапшырган.

Конкурста катнашкан җиде кешенең яше 90нан артып китте, ә иң өлкән катнашучыга 97 яшь тулды. Татарстан Республикасы берничә ел рәттән Иң актив төбәк дип таныла, анда инде традицион рәвештә 15% тан артык конкурс эшләре керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International