Татарстан телеүзәкләрендә профилактик эшләр узачак

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрельдә 02:00 дән 11:00 гә кадәр Татарстан Республикасының эре телеүзәкләрендә – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Лениногорскида, Биләрдә (Зур Алан), Шәмәрдәндә, Әлмәттә (Миңлебай) – радиотелевизион җайланмаларны планлы рәвештә профилактикалау планлаштырыла.

Бу чорда күрсәтелгән телеүзәкләрдә 20 санлы эфир телеканалы, «ТНВ» телеканалы һәм FM-радиостанцияләр трансляцияләре туктатылачак. Өзү вакыты тапшыручылар белән килештерелгән.

Профилактик эшләрне үткәрү графигы Смотрицифру.рф сайтының «Теле - радиосигналны вакытлыча өзеп тору» бүлегендә (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/)  һәм телевизор Кабинетында (https://online.rtrn.ru/), шулай ук «Телегид» мобиль кушымтасында, «Вещание» өстәмә битендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International