Татарстанда яшәүчеләр цифрлы күнекмәләр буенча бушлай укулар уза алалар

2021 елның 2 апреле, җомга

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы цифрлы компетенцияләр буенча түләүсез курслар үтү өчен халыктан гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте. Программа «Демография» милли программасының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Программада катнашу өчен чакырыла:

  • эшсез гражданнар;
  • 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк затлар;
  • пенсия алды яшендәге затлар;
  • 3 яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар;
  • мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган хатын-кызлар.

КФҮ-Китс мәйданчыгында халык түбәндәге юнәлешләрдә яңа белем һәм күнекмәләрне үзләштерә алачак:

  • 3D модельләштерү өчен компьютер уеннары;
  • Веб-дизайн һәм эшләү;
  • Видеопроизводство;
  • График дизайн;
  • Инженерлык дизайны CAD;
  • Мәгълүмати кабель челтәрләре;
  • «1С: Предприятие 8» платформасында бизнес өчен ИТ-карарлар;
  • Мобиль робототехника;
  • Бизнес өчен программа карарлары;
  • Компьютер уеннары һәм мультимедиа кушымталар эшләү;
  • Мобиль кушымталар эшләү;
  • Челтәрле һәм системалы идарә итү;
  • Электроника.

Гариза бирергә, юнәлеш һәм уку форматын (көндезге яки дистанцион) «Россиядә эш» порталы аша сылтама буенча сайларга мөмкин – https://trudvsem.ru/information/pages/support-employment. Гаризалар 15 көн эчендә карала.

Укуларны уңышлы тәмамлаганнан соң, курсларны тыңлаучыларның барысы да квалификация күтәрү турында документ алачаклар.

Программада катнашу мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон буенча консультация алырга мөмкин: (843) 203-55-55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International